Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Гөлнара Гайфетдинова: «Ике елда биш спектакль куйдык»

Гөлнара Гайфетдинова райондагы иң ерак авылда – Тойгуҗада Мәдәният йорты директоры.

Вазифаларына керешкәненә ике ел, шул вакыт эчендә «Дөрешкәй» театры оештырып, салалыларны һәм күрше-тирә авыллар тамашачысын биш куелыш белән сөендерергә өлгерде.

«Безнең торак пункт цивилизациядән ерак урнашкан. Ләкин әле бу биредә тормыш туктап калган дигән сүз түгел. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга әзер кешеләр бар, заманча клубта иҗат өчен барлык шартлар тудырылган. Менә шулай Тойгуҗада татар театрын торгызырга дигән идея барлыкка килде. Һәм, миңа ышаныгыз, ул алга таба да яшәячәк. Коллективны Дөрешкәй елгасы исеме белән атадык», – ди Гөлнара.

«Коллективта төрле һөнәр ияләре, пенсионерлар да бар. Һәрвакытта да бергә җыелышып башыннан ахырына кадәр репетиция ясап булмый – берәүләр эштә, икенчеләрнең башка мәшәкатьләре. Рольләрне максимум буенча ятларга, эмоцияләрне эшкә җигәргә тырышабыз. Бәлки әлегә барысы да шома түгелдер. Иң мөһиме – бер урында тормыйбыз, иҗат итәбез, камилләшәбез. Ике елда биш спектакль куйдык».

2021 ел башы Гөлнара Гыйниятовна өчен күңелле сәяхәтләрдән башланды – алар турында икенче яңалыкта сөйләрбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев