Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Изге Троица бәйрәме Иске Гришкин җирлегендә узды

Чиркәү янындагы яшел мәйданга авыл халкы һәм кунаклар җыелды.

Җирлек башлыгы Валентина Мамакова сүзләренчә, бәйрәм сагындырган, чөнки узган елда, пандемия сәбәпле, үткәрелмәде. Чара программасы бай булды: капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, билбау көрәше, әтәч һәм балык тоту, кешеләрне тачкада йөртү, армрестлинг. Балалар өчен күп уеннар оештырылды.

Мәйданнан читтә шашлык исе таралды, шулпа әзерләнде. Йолалар турында да онытмадылар — теләгәннәр тәкыя үрделәр, мунча пиннекләре әзерләделәр.

Бәйрәм билгеләренең берсе каен агачы. Нәкъ менә аның ботакларын төрле төстәге тасмалар белән бизәделәр. Теләгәннәр аларны бәйләделәр, шул ук вакытта теләкләр теләделәр.

Җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, җирлек башлыгы Валентина Мамакова сәламләделәр, барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

— Троица элек-электән килгән чиркәү һәм халык традицияләрен торгыза, — дип билгеләде Ләйсән Камилевна. — Бу көнне халык күңел ачулары оештырыла, ул югары дәрәҗәдә узар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев