Ижёвкада ял һәм тыныч уеннар өчен сквер булачак
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды.
Салалыларның район җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән беренче очрашуы Ижёвкада узды. Аны үзешчән сәнгать артистлары концерты ачты.
Агымдагы елның сигез аена башкарылган эш турында отчёт белән җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нина Сергеева чыгыш ясады. Ул ведомствосындагы территориядәге эшчәнлекнең барлык өлкәләрен анализлады, проблемалы мәсьәләләрне билгеләде, откан грант средстволарына ял һәм тыныч уеннар өчен сквер булдырылачагын билгеләде. Акчаларның бер өлеше сугышта һәлак булган якташларга һәйкәлне, территорияне төзекләндерүгә тотылачак. Үзара салым программасы да зур ярдәм булып тора. Агымдагы елда җыелган суммага урамнарга вак таш җәелде.
Очрашу ахырында социаль-икътисадый үсеш турында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сөйләде. Ижёвкалылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, алар нигездә сәламәтлек саклауга кагылышлы булды гражданнарның ташламалы категориясен дарулар белән тәэмин итүгә, тар белгечләрнең кабул итүенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев