Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла

Ижёвкалыларның муниципалитет һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы бүләкләүдән башланды - "Ижминводы" санаторие коллективы (директоры Айдар Садыйков) Милли кухня көннәрен уңышлы үткәрүе өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Җирлек башлыгы вазифаларын үтәүче Тимур Сабиров отчёт чорындагы эшчәнлек белән таныштырды. Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла....

Ижёвкалыларның муниципалитет һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы бүләкләүдән башланды - "Ижминводы" санаторие коллективы (директоры Айдар Садыйков) Милли кухня көннәрен уңышлы үткәрүе өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Җирлек башлыгы вазифаларын үтәүче Тимур Сабиров отчёт чорындагы эшчәнлек белән таныштырды. Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, 100 урынга клуб төзелде, шушы көннәрдә яңа балалар бакчасы ачылачак, "Чиста су" проекты ахырына якынлаша.
Авыл халкы район һәм республика җитәкчелегенә уңайлы яшәү шартлары өчен рәхмәт белдерде, үзләрен дулкынландырган проблемаларны яңгыратты.
Галина Киршина, сәламәтлек саклау ветераны:
- Без яңа клубны кырык ел көттек. Хәзер мәдәният йортында тормыш кайный. Бүген дә үзешчән артистлар искиткеч концерт оештырдылар.
Галина Михайловна медикаментлар белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде. Аның соравына үзәк больницаның баш табибы Олег Сабаев җавап бирде.
Михаил Коньшин:
- Без заманча балалар бакчасына йөриячәк яшь буын өчен шат. Ләкин төзүчеләр Полевая урамында юлны җимерделәр. Ул ремонтланачакмы?
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Фролов ышандырганча, подрядчылар объектны файдалануга тапшырыр алдыннан аның территориясен төзекләндерәчәкләр, юлларны тәртипкә китерәчәкләр.
Валентина Радецкая "Өмет яры" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү белгечләренә рәхмәт белдерде.
- Үзәккә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр йөри. Кулларны ныгыту өчен аппарат булдыруларын теләр идем.
Соцяклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина аңлатуынча, үзәктә моның өчен механотерапия гамәлдә. Педагоглар Интернет белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрделәр. Элемтәнең бу төре ике атна эчендә көйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижевка Менделеевск яћалыклары