Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Камай авылында халыкны борчыган мәсьәләләр буенча район башлыгы белән фикер алыштылар

Авылда традицион гражданнар җыены узды

Камай авылында гражданнар җыены узды. Авыл халкы белән традицион очрашуга хезмәт күрсәтүче оешма, хокук саклау органнары вәкилләре һәм район җитәкчелеге килде.

Узган елга нәтиҗәләрне авыл җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов ясады. Ул салым акчаларының чыгым статьялары турында сөйләде, халыкка активлыклары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда яшәүчеләрнең барысы кебек үк, Камайлылар һава торышы аномалияләрен кыю каршы алдылар. Илнар Мөхәммәтнур улы билгеләп үткәнчә, карны чистартуда фермерлар Динар, Рәис һәм Илнар Аглиевлар зур ярдәм күрсәткән.

«Һәркемгә аерым рәхмәт. Мондый карны безнең күптән күргән юк иде», — диде ул.

Табигый катаклизм авылга авырлыклар да китергән. Көчле җил су башнясының егылуына һәм соңрак су белән тәэмин итү линиясендә өзелеш барлыкка килүгә сәбәп була. Җирлек башлыгы аңлатканча, хәзерге вакытта халык резерв манара аша су белән тәэмин ителгән, әмма төп манараны тизрәк торгызу кирәклеген билгеләп үтте һәм район башлыгы Радмир Беляевка яңа манараны сатып алуда һәм урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Шулай ук авылда оптик җепсел үткәрү, хуҗасыз этләр, үзәк район хастаханәсендә табибларга язылу һәм авылга куркынычсыз керү мәсьәләләре дә актуаль. Аларны хәл итүне сорап авыл халкы район башлыгына мөрәҗәгать итте.

Алга таба перспективалы планнар һәм ирешелгән уңышлар турында Радмир Илдар улы сөйләде. Ул халыкның иҗтимагый эшләрдә бердәмлеген ассызыклады, меценатларга мәктәпне ремонтлауда ярдәм күрсәткәннәре өчен, шулай ук грант эшчәнлегендә җиңүчеләргә рәхмәт белдерде. Район башлыгы камайлылар күтәргән мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.
Шулай ук авыл халкына отышлы банк хезмәтләре һәм продуктлары, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. ММР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Радик Мифтахов 2023 елда янгыннарны анализлады һәм төтен датчикларының мөһимлеге турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев