Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Камайда волейбол-баскетбол мәйданчыгы булачак

Бу турыда җирлек башлыгы Инзилә Әһлиева гражданнар җыенында әйтте.

– Бу «Авыллар территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы ярдәме белән булдырыла, – дип билгеләде ул. – Объектны 2021 елда сафка бастыруны планлаштырабыз.

Быел грант откан средстволарга сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл һәм чишмә төзекләндерелә.

– Күргәнегезчә, авылда тормыш бер урында гына тормый, – дип аңлатма бирде район башлыгы Валерий Чершинцев, – эшләргә теләгән кешегә мөмкинлекләр бар. Тиздән җирлекләрдә тротуарлар төзелә башлачак.

Җыен барышында авыл халкы хуҗасыз этләрне тотып алу, ТКХ өчен түләү, йөгерү өчен махсус мәйданчык җиһазландыруга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев