«Бәзәкә» төркеме администраторы Розалия Насыйуллина ватсапта авыл халкына фантазияне эшкә җигеп, хәрби тематикага төшке аш әзерләү тәкъдиме белән чыкты.
Бу өндәмәгә күбесе кушылды. Алар ашамлыкларны Җиңүнең 75 еллыгына әзерләделәр, җиләк-җимештән йолдызлар, әләмнәр хасил булды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урын Нуретдиновлар гаиләсенә бирелде.
Чынлап та, авторларның кулинар шедевры бүләккә лаек иде: Әниләре Гөлнур, кызлары Алина һәм Азалия карабодай боткасын танк рәвешендә формалаштырганнар, тәгәрмәчләр урынына киселгән тозлы кыярлар кулланганнар, чылбыр урынына – яшел борчак. Танкны кетчуптан әләм, майонездан йолдыз бизи, янәшәдә хәтта укроп бәйләменнән агач та үсә.
– Бүләкне шунда ук өйгә китереп бирделәр, – диләр җиңүчеләр, – чәй эчтек. Барысына да сәламәтлек телибез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев