Күрәк авылында ятим балалар өчен йорт булачак
Аны төзү эшләре ахырына якынлаша, дип яза mendeleevsk.tatarstan.ru сайты.
Төзелеш узган елда башланды, 2020 нче елның ахырына аны куллануга тапшыру планлаштырыла.
Гомум сумма – 4,576 млн. сум. Җирле бюджет хисабына су белән тәэмин итү һәм кулланылган суны читкә чыгару өчен тышкы инженерлык челтәрләре төзелеше,шулай ук газ белән тәэмин итү эшләре өчен 400 мең сумнан артык акча сарыф ителгән.
Йортка күчү 2021 елда күздә тотыла.
Фото муниципалитет сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев