Күрәктә яңа ферма ачылды
Яңа объект Эльдар Мәхмүдовның крестьян-фермер хуҗалыгында грант яклавы средстволары хисабына булдырылды.
2013 елда фермер «Сөтчелекне үстерүгә гаилә терлекчелек фермалары» программасы буенча 2 миллион сум яклау алды. Хуҗалыкта 100 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Савым сыерлары 53 баш. Ферма заманча таләпләргә туры килә. Комплексны төзегәндә яңа алымнар кулланылган. Сыерлар бәйләмичә асрала. Бу хайваннарга махсус территориядә ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Сыер саву махсус аерым залда үткәрелә.
Район башлыгы Валерий Чершинцев Эльдар Мәхмүдовны яңа объектны сафка бастыруы белән котлады һәм сөтчелекнең алга таба үсешен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев