Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевлылар язгы кыр эшләренә керештеләр

Узган елда бер гектардан уңыш чыгышы урыны белән 50 центнерга кадәр җитте, уртача күрсәткеч — 40 ц/га.

Тойгуҗа җирлегенән Владислав Вячеславович беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлады.
Агымдагы елда Микряшов КФХсы аграрийларына 1575 гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылачак, шуларның күп өлешен — 300 гектарга якынын борчак алып торачак.

«Бу культура җирне азотка баета, — дип аңлатты Владислав Вячеславович. — Шулай ук бодай, арпа һәм рапс үстерәчәкбез».

Узган елда бер гектардан уңыш чыгышы урыны белән 50 центнерга кадәр җитте, уртача күрсәткеч — 40 ц/га. Хәзерге вакытта игенчене һава торышы көйсезлекләре борчый.

«Ни генә булмасын яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен без бар көчебезне куячакбыз. Яхшы команда тупланды, егетләр яшь, хезмәт сөючәннәр. "Күк йөзе канцелярия«се генә безгә хәерхаһлы, механизаторларның сәламәтлеге нык, ә кәефләре һәрвакыт яхшы булсын»

Авыл хуҗалыгының тырыш герое турында газетаның чираттагы санында тулырак укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев