Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районы Иске Гришкин авылында «Шишара бәйрәме» узды

Бу көнне кунакка йөрешү, бәйрәм табыны әзерләү һәм беренче уңыштан камыр ризыгы һәм Шишара бәйрәменең төп символын пешерү гадәти күренеш.

Православие динендәгеләр Михайлов көнен билгеләделәр. Зәвык белән танымаслык булып киенгән балалар һәм яшьләр өйдән-өйгә йөриләр һәм «Шишара» милли ризыгын җыялар. Шишараның бидоннарга төшүе һәм савытларның бер-берсенә бәрелүе явыз рухларны куып чыгара , дип санала.
Бу бәйрәм көнендә Иске Гришкин авыл мәдәният йортында «Шишара бәйрәме» узды. «Бигәш» керәшен халык фольклор ансамбле һәм «Бигәшкәй» балалар халык ансамбле тамашачыны бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йоласы белән таныштырды. Залдагылар өчен борынгы керәшен җырлары, биюләр, фольклор уеннар, театр йоласы куелышы тәкъдим ителде. Һәрбер катнашучы Иске Гришкин авылы керәшеннәренә генә хас булган уникаль фольклор материал белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев