Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районында ФАП төзелеше тәмамлана

Районда барлыгы 24 фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган.

Тойма авылында күчмә киңәшмә уздырылды, анда ФАП төзелеш эшләрен тәмамлау барышы турында фикер алышалар.

Төзелеш эшләре күбесенчә тәмамланган, аның тирә-юнен карау, электр энергиясен китерерү кебек эшлэр кала. Тиздән объект файдалануга тапшырылачак һәм бу вакыйга җирле халык өчен чын уңайлылык китерәчәк.

Менделеевск капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Юнис Готин хәбәр иткәнчә, киләсе елга тагын бер медицина объектына финанслау бүлеп бирелә. 2024 елга ФАПлар төзү программасына Ижевка авылындагы объект кертелгән.

ФАПлар төзелеше «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы кысаларында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев