Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районының иң ерак торак пунктында да көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.

Районның иң ерак торак пункты, Тойгуҗада, көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Авыл халкы район тормышында актив катнаша. Биредә мәдәни тормыш кайный, «Дөрешкәй» театры эшли.
Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин сөйләде. Рафит Әхмәтшинович билгеләп үткәнчә, җирлек составына 156 кеше яшәгән ике торак пункт керә. Авылда демография ягыннан уңай динамика күзәтелә. Авыл хуҗалыгы үсеш ала, быел бер гектардан 30 центнер ашлык җыелган. Ике фермер эшли: Рудик Хәбибрахимов һәм Владислав Микряшов. Авыл җирлегеннән дүрт кеше мобилизацияләнгән, гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Балалар һәм өлкәннәр гуманитар йөк әзерләүдә ярдәм итәләр, мамык-марле бинтлар, ватниклар тегәләр. Республика программасы буенча. Башкарма комитет бинасы төзелгән, 400 метрдан артык юл асфальтланган, социаль әһәмиятле объектларга тротуарлар китерелгән. Бу эш быел да дәвам итәчәк. Әмма, шул ук вакытта, Үзәк урам кебек проблемалы участоклар да кала.
Узган ел авыл халкы үзара салым буенча 100 мең сум акча җыйган һәм республика бюджетыннан 400 мең сум акча алган. Бу акчага тракторга шнекоротор сатып алына, урам яктырткычларындагы лампочкалар алыштырыла, янгын гидрантлары, алар өчен бетон боҗралар сатып алына һәм урнаштырыла. Кәрәзле элемтәгә карата күп шикаятьләр булган, хәзер элемтә башнясы урнаштырылган. Янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә, техника даими әзерлектә тора. Ирекле команда әгъзалары Алмаз Садыйков һәм Таһир Ширинов республика конкурсында – ирекле командалар смотрында уңышлы чыгыш ясадылар һәм 47 район арасында алтынчы урынны алдылар.
Рус Сарсазы авылында Тимер юл аша җәяүлеләр юлы салу һәм авылның башка тимер юллардан аерылган участогына керү юлын вак ташлау буенча эшләр планлаштырылган. Авыл халкы су җитмәү проблемасын күтәрде. Р.Сафин аңлатканча, әлеге проблеманы чишү агымдагы елга планлаштырылган. Авылның бер башына таба барган агымны кысучы җайланма кую бөтен авыл буенча су басымын җайга салачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев