Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районы җирлекләрендә гражданнар җыены башланды

Халыкның җитәкчелек белән очрашуы барлык торак пунктларда да узачак.

Җыенга Бөрешледә старт бирелде. Җирлек башлыгы Лидия Смирнова башкарылган эшләр турында отчет бирде, киләчәккә планнар билгеләде. Якын көннәрдә авыл мәдәният йортына һәм мәктәпкә ремонт эшләре көтелә.

Хуҗасыз этләр проблемалы мәсьәлә булып кала бирә.

«Әлеге мәсьәлә бөтен район буенча җитди юнәлеш алды, – дип аңлатма бирде район башлыгы Валерий Чершинцев. – Закон буенча иясез хайваннарны атарга ярамый. Без башка юлны эзлибез».

Валерий Сергеевич җыелганнарны районның социаль-икътисадый хәле, күрсәткечләр белән таныштырды, федераль һәм республика программалары кысаларында авылларда күп эшләр башкарылуын билгеләде.

«Мисал өчен, тиздән Бөрешледә тротуар төзи башлаячакбыз», – диде ул. – Авыл халкы ТКХ өчен бурычларны үзвакытында түли, салымнар буенча бурычлары юк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев