Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районы хуҗалыгына яңа токымлы терлекләр алып кайттылар

Камай авылындагы Әһлиев КФХсына Нидерландтан голштин токымлы 33 баш мөгезле эре терлек (таналар) кайтардылар.

Динар Рәисович билгеләвенчә, голштин сыеры дөньяда иң танылган нәселле мөгезле эре терлекләрдән санала. Ул савым буенча иң югары күрсәткеч белән танылган. Мондый төр сыерларның Ватаны Нидерланд, диләр.

— Терлекләр ерак юл уздылар. Алар үзләрен яхшы хис итә, яңа урынга яраклашалар. Хәзерге вакытта сыерларда инфекцион авыруларны кисәтү, алар була калса терлекләрне дәвалау буенча комплекслы чаралар алып барыла, — дип хәбәр итә Динар Әһлиев.

Хуҗалыкта барлыгы 50 баш савым сыеры һәм 60 баш таналар исәпләнә.

— Кызыл-чуар төсле голштин токымлы сыерлар белән терлекләрнең баш санын арттырырга булдык. Нәкъ менә алар сөт җитештерүнең гомум күләме буенча рекорд куялар. Хуҗалыктагы сыер бер елга уртача 8700 литр сөт бирә. Голштин нәселле терлекләр белән савымны 11000 литрга җиткерү планлаштырыла, — диде Динар Рафисович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев