Менделеевскида җирлек башлыкларына яңа тракторлардан ачкычлар тапшырылды
Тракторлар яңа ачылган юлдан беренчеләр булып уздылар.
Татар Чаллысы авылында узган Алма Спасы бәйрәме күңелле сюрпризларга бай булды. Татар Чаллысы, Турай һәм Бәзәкә авыл җирлекләре башлыклары Татьяна Кузнецова, Гөлнара Куляшова һәм Илмир Кәшафетдиновка яңа тракторлардан ачкычлар тапшырылды.
Алар билгеләп үткәнчә, техника беренчел мәсьәләләрне хәл итүдә беренче ярдәмче булачак.
– Беләм, күп кенә башлыклар үзләре шундый тракторлар руле артында йөриләр, – диде район башлыгы, - ирләр генә түгел, хатын-кызлар да: кышын кар чистарталар, җәен территорияләрне төзекләндерәләр. Яңа техниканы сатып алу республика һәм район бюджетлары хисабына мөмкин булды.
Мөхтәрәм кунаклар «юл ачык» дигән юл билгесен күрсәткәннән соң, асфальттан башта тракторлар, аннары бизәлгән транспорт чараларында кечкенә салалылар үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев