Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

«МН» ның видеога төшерү төркеме су агу проблемасы турында урында өйрәнде

Проблема чынлап та бар, әмма вакытлыча характерда.

Шушы көннәрдә редакциягә Монашта яшәүче Николай Г. шалтыратты. Аның сүзләренчә, Петров урамында су ага. Су янгын гидранты урнаштырылган коедан агып чыга, ул гөрләвек булып клубка таба һәм авылның түбәнге өлешенә ага.

Биредә «МН»ның төшерү төркеме һәм «ТКХ идарәсе» МУП белгечләре булды.

«Су белән тәэмин ителешкә бәйле барлык хәбәрләргә дә игътибар бирәбез, бу эштә оперативлык күрсәтәбез, — диде директор Радик Искәндәров. — Монаштагы проблемадан хәбәрдарбыз — заявка өч атна элек алынды».

Торак пунктларда салкын су өчен җаваплы МУП белгече Илмир Гәрәев сүзләренчә, алар экскаватор белән туфракны казырга тырышалар, ләкин җир каты туңган була.

«Көннәрнең җылынуын көтәбез, — диде Илмир Бариевич, — температура даими плүстә булганда, килеп су агымын туктачакбыз. Тагын ике вариант бар — авыр техниканы җәлеп итү, әмма ул вакытта ялгыш торбаның төзек урынына тию куркынычы бар. Яисә кранны ябарга, бу очракта Петров урамы халкы сусыз калачак. Су акканда барлыкка килгән чыгымнар өчен без җаваплы, авыл халкының квитанцияләрендә өстәмә сумма барлыкка килмәячәк, алар өйләрендә урнаштырылган исәпләү приборлары буенча гына түләячәкләр».

Ләкин, Николай Г. белдерүенчә, су агып чыгу узган елның октябрендә башланды.

«Без суның ярты ел буена агуына ирек куймас идек әлбәттә, — дип аңлатма бирде җирлек башлыгы Ростислав Иосифов. — Шәхсән һәр көнне авылны йөреп чыгам. Булган төзексезлекләргә тиз игътибар итәбез. Октябрьдә башка урында су агу буенча гариза алынды. Белгечләр килеп тиз арада тәртип урнаштырдылар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев