Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Монайда алты бала туды

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Анда актуаль мәсьәләләр күтәрелә, аларны чишү юллары билгеләнә.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм службалар җитәкчеләре Монай авылында гражданнар җыенында булдылар.

Ләйсән Камилевна халык сорауларына җаваплар бирде, авылның үсеше һәм аны төзекләндерү планнарын билгеләде, районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.

Монайлылар Садовая урамындагы йортларны газлаштыру, Ленин урамы буенча юлны ремонтлау, авыл хуҗалыгы җирләрен рәсмиләштерү, су белән тәэмин итү, чүп-чар чыгару, юлларны тиешле тәртипкә китерүгә кагылышлы сорауларны бирделәр. Ведомство карамагындагы службалар әлеге мәсьәләләрне контрольгә алдылар.

Җирлек башлыгы Руслан Кириллов урындагы үзидарә эшчәнлеге белән таныштырды.


– Монайда 490 кеше яши, узган елда алты бала дөньяга килде, биш салалы бакыйлыкка күчте. Бюджет 100,6 процентка үтәлде. Агымдагы елда асфальтбетон түшәү белән юлларны ремонтлау, Садовая, Солнечная, Төзүчеләр урамнарында газ үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын беренчел җыю оештыру эшләре планлаштырыла, – диелде Руслан Михайлович чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев