Песәй мәктәбендә күп экспонатлар тупланган музей эшләп килә
Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, җәмгыятькә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
Аларның һәрберсендә гасырларга барып тоташкан төрле экспонатлар, бай рухи мирасыбыз саклана.
Песәй мәктәбендә дә шактый күп экспонатлар тупланган музей эшләп килә. Аны тарих укытучысы, туган якның тарихын өйрәнүгә күп хезмәт керткән китаплар авторы Тимербаев Наил Шакирҗан улы җитәкли.
Мәктәп балалары еш кына музейда кунак булып, татар халкының үткәне белән танышалар, аның көнкүреше, яшәешенә кагылышлы күп кенә мәгълүмат туплыйлар. Үткәннәрне белү – һәркемнең изге бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев