Песәй авылында әдәби сәхифә
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә песәйлеләр Наил Тимербаевның «Батыр авылдашларым» китапларын тагын бер кат барладылар.
Авторның әлеге исем астында өч җыентыгы дөнья күргән иде. Аларда авылның тере тарихы сурәтләнә. Сугышта катнашкан ветераннар белән беррәттән тыл ветераннары турында да мәгълүматлар бар. Шулай ук сугыш чорында язылган солдат хатлары да күп нәрсәләрнең тере шахиты. Онлай рәвештә уздырылган әлеге чарада өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты. Алар авторның язмаларын укып, сугыш кырына, ул вакыттагы авыл тарихына күзәтү генә ясап калмадылар, авылның батыр каһарманнарына карата булган рәхмәт хисләрен дә җиткерделәр.
Фото Ф.Рәхмәтуллина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев