Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Песәй авылында XXI нче «Авыл яшьләре» спорт уеннары узды

Ярышларда район авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты.

Авыл уеннары «Спорт — тормыш нормасы» федераль милли проекты кысаларында үткәрелде.

Ачылу тантанасында катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады:
— Спорт белән яшьләрнең күбрәк шөгыльләнүләре мөһим. Әгәр дә спорт белән шөгыльләнәсең икән, димәк синдә ихтыяр көче, чыдамлык һәм ныклы сәламәтлек булачак, — дип белдерде ул.

Катнашучылар үз көчләрен шахматта, гер спортында, мылтыктан атуда, армрестлингта, өстәл теннисында, масс-рестлингта, волейболда һәм канат тартуда сынадылар.

Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре концерт программасын әзерләделәр. Яшел үләнле мәйданда сәүдә павильоннары җәелдерелде. Һәркем спорт уенарында катнашып кына калмады, саф һавада вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрде.

Алсу Галимуллина беренче мәртәбә Турай командасы составында спорт уеннарында катнашты.

— Шахмат уйнадым һәм икенче урын бирелде, ә гомум зачётта безнең команда җиңде, — дип хәбәр итә әңгәмәдәшем. — Турайлыларга үз көчләренә ышанулары һәм яхшы нәтиҗәгә ирешүләре өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев