Песәйдә милли чыршы бәйрәме узды
Мәдәният йортына Турай, Тойгуҗа, Камай, Татар Тәкәше, Менделеевск артистлары җыелды.
Сәхнә хуҗалары кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Элек-электән татарлар еш кына милли уеннар оештырганнар – «Түгәрәк уен». Артистлар гореф-гадәтләрне искә төшерделәр: һәр коллектив концерт номеры белән чыгыш ясады һәм күптәннән онытылган күңел ачуларны тәкъдим итте, тапкырлыкка биремнәр, «Түбәтәй», «Яулык», «Көйне бел» уеннары, «Өчле» биюе беркемне дә битараф калдырмады. Җыелганнар биеделәр, вальстә бөтерелделәр, барысына да таныш татар җырларын башкардылар.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәйхана Фәрхетдинова һәм Песәй җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев милли колоритлы эчтәлектәге программа белән чыгыш ясаулары өчен артистларга рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев