Песәйдә мәрхәмәтлелек акциясе узды
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге уңаеннан Песәйдә «Мәрхәмәтле булыйк» акциясе үткәрелә.
«Бер рәхмәт- мең бәладән коткарыр», диләр. Кечкенә генә булышлык та бик мөһим булырга мөмкин. Песәйлеләр үзенчәлекле авылдашларына кар көрәү, су ташу кебек эшләр белән ярдәм күрсәттеләр. Декабрь башында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, күчтәнәчләр алып, Рафаэль Шиаповның хәлен белергә бардылар. Тормыш иптәше Наилә апа да аларның әңгәмәсенә кушылды.
— Аларга Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен,— дигән теләк белдерделәр акциядә катнашучылар.
Фото Ф. Рәхмәтуллина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев