2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.
Бөек Ватан сугышы чорында мөһим борылыш буларак теркәлгән бәрелеш турында Песәйдә мәктәп балалары белән видеоязма карадылар. Соңыннан алар өчен квест-викторина үткәрелде. Эзләнү эшчәнлеген үз эченә алган әлеге шөгыльдән һәркем канәгать калды. Бу очракта «Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү гаеп» дигән әйтем урынлы булыр, чөнки балалар күп кенә сорауларга җавап таптылар.
Фирдәвес Рәхмәтуллина фотолары
Нет комментариев