Һәр башак кадерле
Район буенча урып-җыю башыннан 9850 гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу 84 процент тәшкил итә. Сугып алынган иген 22655 тонна тәшкил итә. Бер гектардан уртача 23 центнер уңыш чыга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка "Игенче" Агрофирмасы ЯАҖ, "ТАТАГРО", Динар Әһлиев КФХ һәм кече КФХ игенчеләре бөртекле...
Район буенча урып-җыю башыннан 9850 гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу 84 процент тәшкил итә. Сугып алынган иген 22655 тонна тәшкил итә. Бер гектардан уртача 23 центнер уңыш чыга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка "Игенче" Агрофирмасы ЯАҖ, "ТАТАГРО", Динар Әһлиев КФХ һәм кече КФХ игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләделәр. Бәзәкәлеләр дә урып-җыюны төгәлләү алдында.
Урак өстенең беренче көннәреннән үк район җитәкчелеге комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышларын стимуллаштыру максатыннан ярыш игълан ителде. Аның нәтиҗәсе һәр атнада билгеле була.
Хезмәт уңышлары өчен иң яхшы комбайнчылар грамота, вымпел һәм премия алдылар. Иң беренчеләрдән булып "Кама Колхозы" ЯАҖ еннән Кәшбиев Илшат Мирсәетович яхшы комбайнчы, Галимов Рафик Ильясович яхшы шофер булып танылдылар. Шулай ук биш көнлек йомгаклары буенча комбайнчылар М.Х.Гәләлиев ("Абалач" ЯАҖ) һәм С.В.Байтуганов ("Алтын Башак" ЯАҖ) һәм Д.Р.Әһлиев КФХ бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин билгеләвенчә, урып-җыю эшләре белән беррәттән туфрак эшкәртүгә дә зур игътибар бирелә. КФХ Әһлиев Д.Р., Нигъмәтҗанов Н.Г., "Алтын Башак" ЯАҖ механизаторлар эшне яхшы темплар белән башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев