Район башлыгы Валерий Чершинцев район алдынгыларын бүләкләде
Район башлыгы Валерий Чершинцев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин белән Әһлиев крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.
Валерий Сергеевич районда бөртекле культураларны урып-җыюда алдынгыларны бүләкләде. Бу көнне комбайнчы Риналь Әһлиев бүләкләнде. Риналь Рәисович Дон 1500 комбайнында иң күп ашлык суктырган. Шулай ук бөртекле культураларны ташуда иң яхшылардан саналучы транспорт йөртүче Зөфәр Абдуллин да бүләккә ия булды.
Район башлыгы карары буенча һәр биш көн саен алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнәчәк.
Эш визиты кысаларында Валерий Чершинцев һәм Илнур Фәрухшин шулай ук Гулиев КФХсында да булдылар, анда үз көчләре белән 100 баш сыерга сөт фермасы төзелә. Хуҗалык башлыгы сүзләренчә, ферманы агымдагы елның көзендә куллануга тапшыру күздә тотыла.
Ләкин сыерлар юнәтү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Валерий Чершинцев әлеге проблеманы чишүгә йогынты күрсәтергә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев