Районда чәчү эшләре тәмамланды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре чәчү өчен 4895 тонна бөртекле сабан культуралары орлыкларын файдаландылар.
– Агымдагы елда «КАМАЙ-АГРО» СПОК, Биокам, Смирнов, Мәхмүдов, Латыйпов, Петров хуҗалыкларында сабан культуралары 100 % элиталы орлыклар белән чәчелде, «Кама Колхозы» ҖЧҖ – 52 %, Хәйриев КФХсы – 54 %, – дип белдерде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин.
Районда әле һаман да чәчү эшләрендә массакүләм репродукцияле орлыклар кулланучылар бар. Алар – «Абалач», «Менделеев Агро» хуҗалыклары һәм кече КФХларның бер өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев