Сәйтәк клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина өлкәннәргә бәһасез бүләк әзерләде
Ул Сәйтәктән сугыш чоры балаларына багышланган җыентык чыгаруда хәйрияче булды.
– “Сугыш урлаган балачак” дип аталган китапка салалылар үзләре сөйләгән егерме мәкалә керде, – ди Ясминур Галиевна. – Болар нигездә ул авыр еллар, ничек эшләүләре, якыннарын югалтулар турында истәлекләр.
Хөрмәтле өченче яшь вәкилләренә бүләк Өлкәннәр көненә багышланган чарада тапшырылачак. Ул авыл клубында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев