Сәйтәктә рәсем бәйгесе
Сәйтәк клубында ТАССРның 100 еллыгына рәсемнәр бәйгесе игълан ителде.
Авыл балаларына альбом битендә туган як матурлыгын, авылның йөрәккә якын булган урыннарын рәсемгә төшеререргә кирәк булды. Әлеге проектка сәйтәклеләр генә түгел, Бәзәкә, Татар Тәкәшенең яшь рәссамнары, хәтта Яр Чаллыдан да кушылдылар. Бүгенге көндә онлайн-режимда уннан артык эш алынды.
– Балаларны да, өлкәннәрне дә дистанцион чараларга җәлеп итәргә тырышам, – ди клуб мөдире Ясминур Гыйзәтуллина. – Кта катнашучыларны ахырда күңелле сюрпризлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев