Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татар Ахтиялы авылында мәчет ачтылар

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга тантанлы чарага мәртәбәле кунаклар килде: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Валерий Чершинцев, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга, Актаныш районнарының имам-мөхтәсибләре.

– Бүген безнең өчен истәлекле вакыйга, ләкин иң мөһиме, мәчет ишекләре һәрвакыт ачык булсын. Биредә җомга намазлары укылсын, балага исем кушу, никах уку һәм башка дини бәйрәмнәр үткәрелсен, – дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.



Менделеевскиның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, аның күрше районнардан килгән коллегалары Коръән аятьләрен укыдылар.

Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, иман йортын төзергә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Әлеге бина хәйрия средстволары хисабына төзелде. Хөснетдиновлар гаиләсе, Рәхимә Хәйретдинова изге гамәлгә зур өлеш керттеләр.

– Май ахырында бинага нигез салынды, июльдә манарасы торгызылды, – дип билгеләде Люция Хөснетдинова, – мәчеттә Корбан бәйрәм үткәрелде, анда 25 тән артык салалы килде.

– Безнең кечкенә генә авыл өчен бу зур шатлык, – дип фикерләрен белдерде 85 яшьлек Галия Насыйфуллина.

Символик тасманы кискәннән соң дин әһелләре мәчет эченә уздылар һәм өйлә намазын укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев