Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татар Чаллысы авылында юлның яңартылган участогын ачтылар

Тынычлык урамындагы сигез йөз метрдан артык озынлыктагы юл участогына ясалгана капиталь ремонт – федераль грант оту нәтиҗәсе.

Татар Чаллысы авылында юлның яңартылган участогын ачтылар. Тантанада район башлыгы Радмир Беляев, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, җирлек башлыклары, авыл халкы һәм кунаклар катнашты..

– Республикада юлларның сыйфатын яхшырту өчен күп эш башкарыла, яңа автомагистральләр төзелә, – диде Радмир Илдар улы. – «Иң яхшы муниципаль практика»Бөтенроссия конкурсында Татар Чаллысы җирлеге икенче урынны алды. Акчалата премия күләме 12750 мең сум тәшкил итте. Татьяна Петровна белән башта бу акчаларга парк төзергә уйлаган идек, соңыннан шулай да юл участогын яңартырга булдык.

Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, республикада халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән илле программа һәм милли проект гамәлдә.

– Авылларда яңа юллар аеруча кирәк, тигез асфальттан йөрү күңелле, - диде ул.

Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова җавап сүзендә республика һәм район җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Юлны Тынычлык урамы буенча ачу символик, аннан соң тантана Җиңү урамына күчәчәк, - дип шәрехләде Татьяна Петровна. - Бу катлаулы вакытта ил өчен барыгызга да тынычлык һәм МХО зонасында сугышчыларыбызның тизрәк җиңүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев