«АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда голштин токымлы иң яхшы сыерларны ачыклаячаклар.
Конкурста республиканың 40 районыннан хуҗалыклар катнаша. Алар – сыерларның продуктивлылыгы дөнья һәм Европа дәрәҗәсендә булган алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Бүгенге көндә барлыгы 93 сыер сайлап алынды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Сыерлар голштин-фриз токымының Бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьер линиясе билгеләре буенча бәяләнәчәк.
Нет комментариев