Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Менделеевск районының фермерлык хуҗалыклары белән танышты

Марат Җәббәров һәм район җитәкчелеге төрле объектларда булдылар.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббәров, район җитәкчесе Радмир Беляев һәм муниципалитет вәкилләре районның алдынгы КФХларында булдылар. 
Беренче пунктта Монай авылындагы КФХ «Сейталиев» булды. Вадим Рөстәмович авыл хуҗалыгы кош-кортларын үрчетү һәм сату белән шөгыльләнә. Шулай ук монда «Доминант» кооперативының сугымчылык пункты эшли, алар кош-корт түшкәләрен эшкәртү, төрү һәм сату белән шөгыльләнәләр. 
Алга таба делегация «Миндубаев» КФХсына юл алды, анда мөгезле эре терлеккә каралган сугым цехын карады, шәхси эшмәкәр Габдрахманов, КФХ «Смирнов» хуҗалыклары белән танышты. Соңыннан ҖЧҖ «Аммоний Агротехнологии» авыл хуҗалыгы предпрятиесе заманча махсус техникаларын тәкъдим итте. Очрашу барышында авыл хуҗалыгы тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышу булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев