Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Татчаллылыларның “Гинесслар рекорды” китабы

Татар Чаллысында киң колач белән ике бәйрәмне билгеләделәр: Авыл көнен һәм Алма Спасын.

Тантана чаң сугу белән ачылды. Авыл халкын һәм кунакларны Виктор атакай сәламләде. Ул изгеләндерелгән алмалардан авыз итәргә тәкъдим ясады. Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев һәм шәхсән үз исеменнән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшырды.
Тантаналы мизгелләр авыл җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова котлавын белән дәвам итте.
– Агымдагы елда беренче мәртәбә бу чаралар берләштерелде һәм бәйрәм традициягә керер дип өметләнәбез, – дип билгеләде ул.
Җирлек башлыгы салалыларны юбилейлар, балалар туу, туйлары булган истәлекле вакыйгалар белән тәбрикләде. Бәйрәмне авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, Тихоново һәм Ижёвкадан кунаклар чыгышы дәвам итте.
Традиция буенча халык һөнәрләре ярминкәсе эшләде. Фермерлар бал, осталар кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Пономаревлар бакчасыннан иң эре һәм авырлыгы белән башкалардан аерылып торган алма әлеге бәйрәмдә ачылган “Гиннеслар рекорды” китабына кертелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев