Тихоновода Тихон көне үткәрелде
Салалылар Авыл көнен күңелле һәм бердәм булып үткәрделәр.
Шунысын да билгелик, тихоноволылар өчен бу дата — күчмә түгел. Бәйрәм ел саен 29 июньдә — Тихон көнендә үткәрелә. Традиция буенча чара Виктор атакай мөрәҗәгатеннән башланды. Аннан соң җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады.
— Тихон исеме грек теленнән тәрҗемә иткәндә «бәхетле» дигәнне аңлата, ә Русьтә барлыкка килүнең бер версиясе — «тыныч» сүзеннән. Бу авылда тыныч һәм бәхетле кешеләр яши дияргә мөмкин, алар яхшы эшләү белән бергә, күңелле ял да итә беләләр.
Әлеге җәйге кичтә һәркем күңеленә ошаган шөгыльне таба алды. Балалар вакытларын аттракционарда үткәрделәр, паровозда йөрделәр. Өлкәннәр үз көчләрен спорт ярышларында сынап карадылар. Аеруча «Фермер прогулкасы» популяр булды — 130 килограммлы йөк белән дистанция узу.
Милли аш өстәле күргәзмәсе, инстаграм-фотозона эшләде, алып баручылар тамашачы белән интерактив үткәрделәр.
Тихон көненә район башлыгы Валерий Чершинцев та килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев