Тихон көнендә халык уеннары, «Дуслык» боткасы һәм бәйрәм учагы
Туган якка мәхәббәт һәм аның яшәүчеләренә хөрмәт белән сугарылган бәйрәм Тихоновода узды.
Чараны Виктор атакай ачты. Җылы котлаулар белән җыелганнарга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, җирлек башлыгы Алсу Гәрәева һәм җирле Совет депутаты Олег Тунгусков мөрәҗәгать итте. Олы яшьтәгеләрне һәм юбилярларны хөрмәтләделәр, активистларны билгеләделәр. Аерым рәхмәт – бүген МХО зонасында булган якташларга һәм аларга туган авылда ярдәм итүчеләргә.
Сәхнәдә җирле талантлар һәм чакырылган артистлар чыгыш ясады. Күңелле халык уеннары зурларны да, балаларны да җыйды. Кунаклар өчен сәүдә рәтләре, балалар аттракционнары һәм уңайлы фотозоналар эшләде – һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты. Барысын да «Дуслык» боткасы һәм хуш исле үлән чәе белән сыйладылар. Көн бәйрәм учагы һәм кызу дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев