Тойгуҗа авылында яшәүче Халидә Гайфиева 90 яшен билгеләде
Аңа бик иртә өлкәнәергә туры килә. Кечкенә генә торак пункттан барлык ир-атлар да диярлек Ватанны сакларга китәләр. Авыр крестьян хезмәте хатын-кызлар, өлкәннәр һәм үсмерләр җилкәсенә төшә.
– Бу чорны күз яшьләрсез генә искә алып булмый, – дип сөйли ул. – Без төшенкелеккә бирелергә тырышмадык, чөнки фронтта безнең әтиләргә, абый-энеләргә тагын да авыррак булуын аңлый идек. Азык җитмәүдән күбебезнең күз алдында үлгән атлар, сыерлар жәл иде. Шул вакытта мин үз-үземә сү бирдем, сугыш беткәч безнең хуҗалыкта терлек күп булачак.
Шулай була да. Халидә язмышын авыл егете Шиһап белән бәйли, бергәләп дүрт бала үстерәләр. Гайфиевлар озак еллар сыерлар, сарыклар, кош-корт, үрдәк һәм казлар тоталар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Юбилей көнне ул котлаулар кабул итте. 90 яшьлек Х.Гайфиеваны җирлек башлыгы Рафит Сафин, Тойгуҗа «Дөрешкәй» татар театры вәкилләре котладылар. Алар район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән юбилярга бүләкләр бирделәр, тән саулыгы һәм имин тормыш теләделәр. Халидә Гайфиева котлаулары өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Рәхмәт йөзеннән ул гармун көенә, үзенең дәфтәрендә генә түгел, күңел түрендә саклаган элеккеге җырларны башкарды.
Фото Х.Гәйфиева архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев