Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы: май аенда туңдырудан килгән зыян 113 млн сум тәшкил итте

Татарстан аграрийларына май аенда туңдыру сәбәпле 11 000 гектар җирне киредән чәчәргә туры килде.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков күпьеллык үсемлекләрнең уңышы кимергә мөмкин дип белдерде. Ул өстәп әйткәнчә, республикада чәчүлекләрнең һәлак булуы теркәлмәгән.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут хәбәр иткәнчә, Россиядә федераль әһәмияттәге гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин — бу 50 млрд сумнан артык зыян күргән аграрийларга иминиятчеләрнең түләүләрен тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исә фермерларга уңайсыз һава шартлары аркасында өстәмә ярдәм чаралары бүгенге көндә каралмау сәбәпле чәчүлекләрне иминиятләштерергә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев