XX «Авыл яшьләре» спорт уеннары узды
Иске Гришкинда оештырылган юбилей ярышларына Монай, Песәй, Монаш, Иске Гришкин, Камай, Яңабирде, Бәзәкә, Татчаллы, Ижевка, Тойгуҗа һәм Тихоново авыллары җирлекләреннән катнаштылар.
Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. Ярышлар ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Катнашучылар 11 спорт төрендә ярыштылар. Иң яхшылар йөзүдә, чаңгы узышында, гер күтәрүдә, волейболда, канат тартышуда, армрестлингта, шахматта, шашкада, лазерлы винтовкадавн атуда, өстәл теннисында, масс-рестлингта билгеләнделәр.
– Быел беренче мәртәбә лазерлы мылтыктан атуда катнаштым һәм үз категориямдә беренче урынны яуладым, – ди Руслан Кирилов.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Турай командасы яулады, икенче – монайлылар, өченче – бигәшлеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев