Яңабирде булдыра: авыл клубында яңа тормыш
Яңабирде авылы халкы өчен ремонттан соң мәдәният йорты ачылу зур бүләк булды. Хәзер яңартылган бинада мәдәни-күңел ачу чараларын үткәрү, салалыларның иҗади сәләтен ачу һәм камилләштерү өчен шартлар уңай.
Яңабирделеләрне шатландырып
Ремонт өчен 6,8 миллион сум бирелде. Бина 39 ел элек төзелгән. Эшләр “Төзүче” ҖЧҖ подряд оешмасы белән алып барылды. Директор Юнес Готин сүзләренчә, түбә, фасад ремонтланды, тәрәзәләр, ишекләр, җылылык системалары яңартылды, объектка якын территория төзекләндерелде. Уңайлы һәм якты клубта җирлекнең башкарма комитеты, музей, бизәнү бүлмәсе, иркен сәхнә һәм алтмыш кешегә исәпләнгән тамаша залы урнашкан.
Нәтиҗәле үзгәреш
Мөһим вакыйга белән авыл халкын район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде.
– Мәдәният йорты икенче сулыш алды. Узган елда биредә гражданнар җыены үткәргәндә, тиешле шартлар булмады. Күбесе, гадәт буенча, бинада суык дип җылы киенеп килгәндер. Ләкин хәзер бар да башкача, чөнки җылылык системасы алыштырылды. Ремонт эшләренә күпме көч, иң мөһиме күңел җылысы салынды, – дип белдерде Валерий Сергеевич.
Яңабирде җирлеге башлыгы Евгений Никифоров әйтүенчә, елдан-ел авылда уңай үзгәрешләр күрергә мөмкин. Балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде, балалар бакчасы ремонтланды. Агымдагы елда клуб ачылды һәм якын көннәрдә фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Яңа шартларда эшләү күңелле һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам.
Удмурт милли мәдәнияте учагы
Яңабирделеләр иҗат ярата, күбесе удмурт ансамбльләрендә катнаша. Репетицияләр һәм чараларга әзерлек өчен авыл халкына иркен һәм уңайлы мәдәният йорты кирәк иде, хыяллары чынга ашты.
– Мәдәният йорты – безнең коллективлар өчен яңа мөмкинлекләр. Хәзер сәхнә зуррак, аның артында урын иркен һәм чыгыш ясарга уңайлы. Һәр көн шулай шатлыклы һәм истәлекле булсын иде, – ди Алёна Фёдорова.
– Чарага улым Антон белән килдем. Без биредә ремонттан соң беренче мәртәбә. Чиста, матур. Барысы да милли киемдә, авыл халкының бердәмлеге сизелә, – дип билгеләде Ольга Карпова.
– Безне иҗат кына түгел, дуслык та берләштерүенә горурланабыз. Балачагым биредәге сәхнәдә узды, миңа анда чыгыш ясау икеләтә бәхет.
Клубта яхшы концертлар гына булсын. Барысына да киләчәктә иҗат уңышлары телим, – дип билгеләде Марианна Кузнецова.
Милли бәйрәмнәр
Бәйрәм көнне мәдәният йортында милли ризыклар белән сыйладылар, ә коллективлар алар белән бергә җырладылар һәм биеделәр. “Теремшур” һәм “Теремшур кускылиос” (Яңабирде авылы мәдният йорты), “Возжайка” удмурт халык ансамбле (Монаш), “Купанча” удмурт җырлары ансамбле (С.Гассар исемендәге мәдәният сарае) залдагыларга иң яхшы музыкаль номерларын бүләк иттеләр.
Кичә чәй өстәле янында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев