Яңабирдедә Җиңү мини-паркы булачак
– Башта сугышта һәлак булган якташларыбыз һәйкәлен башка урынга күчерергә планлаштырылды, – ди отчет докладында җирлек башлыгы Евгений Никифоров.
– Ләкин бу процедура чыгымнар сорый, без башка юлны таптык: һәйкәл территориясен куаклардан арындырдык, стеланы ремонтладык, киртәләп алдык. Язын кара җир китерәчәкбез, чәчәкләр утыртабыз, анда Җиңү мини-паркы булачак.
Биредә яшәүчеләр җирле дәрәҗәдәге мәдәни чараларда актив катнашалар. Милли колоритны исәпкә алып район башлыгы Валерий Чершинцев җәй көне үткәреләсе бәйрәмнәрне берләштерергә, бер зур масштаблы чара итәргә тәкъдим итте.
– Проектны Авыл көне дип атарга мөмкин, – диде ул, – мәйданчыкларда җырлый, бии алачаклар, милли ярышлар узачак, удмурт, татар, рус һәм керәшен халкының күңел ачу чаралары булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев