Тойгуҗа тормышында булган үзгәрешләр кулыма кәлам алырга этәрде. Болар - күңелле вакыйгалар.
Җәй азагында авылга күп техника, эшчеләр һәм таныш булмаган вәкиллекле кешеләр килде. Алар фельдшер-акушерлык пункты төзү өчен урын билгеләделәр һәм эш башланды. Ике-өч ай үтүгә, фельдшер Гөлсинә Кудрина якты, уңайлы һәм төзекләндерелгән пунктта кешеләрне кабул итте. Озак еллар...
Тойгуҗа тормышында булган үзгәрешләр кулыма кәлам алырга этәрде. Болар - күңелле вакыйгалар.
Җәй азагында авылга күп техника, эшчеләр һәм таныш булмаган вәкиллекле кешеләр килде. Алар фельдшер-акушерлык пункты төзү өчен урын билгеләделәр һәм эш башланды. Ике-өч ай үтүгә, фельдшер Гөлсинә Кудрина якты, уңайлы һәм төзекләндерелгән пунктта кешеләрне кабул итте. Озак еллар ФАП бу максатларга яраклаштырылмаган, салкын мәдәният йорты бинасының бер почмагында иде.
4 февральдә авылда чын бәйрәм кебек булды. Участок терапевты О.Бахматова, фельдшер Л.Чернышева, акушер М.Халикулова шәфкать туташлары Ф.Мөхәмәтова, А.Гыйльметдинова тойгуҗалыларга медицина ярдәме күрсәтергә килделәр, шуның белән үз адресларына күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Баш табиб М.Гилёвка, А.Зариповка, төзүчеләргә, аларның җитәкчеләренә тойгуҗалылар яшәешен яхшыртуга керткән өлешләре өчен авылдашлар исеменнән рәхмәт белдерәбез.
Быел да Тойгуҗада яхшы үзгәрешләр көтелә. Бу турыда халык җыенында район башлыгы Игорь Привалов хәбәр итте. Беренче җитәкчегә шуның өчен дә рәхмәт, яхшыга өметләнеп, көтәсе генә кала.
Роберт Нәбиуллин
Нет комментариев