Яшь сәйтәклеләр сулыклар янында тәртип кагыйдәләрен беләләр
Авылның кечкенә балалары «Балык тоту серләре» экологик дәресендә актив катнаштылар.
Чараны клуб мөдире Ясминур Гыйзәтуллина әзерләде. Балалар буа янына килделәр һәм беренче эш итеп сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Алар куркынычсызлык турында хәбәрдар булып чыктылар. Эләктергечкә суалчан элү турында өстәмә күрсәтмә алганнан соң һәркем балык тотарга ашыкты. Иң зур балыкны Вадим Усиков һәм Владислав Егоров тоттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев