Менделеевск сабантуеның Батыры билгеле булды
Идегәй Минәхмәтов традицион тәкә һәм 100 мең сум күләмендә акчалата призга ия булды
Сабантуйны көрәтән башка күз алдын китереп булдмый. Бу елны да мәйданда районның ир-егетләре көч сынаштылар. Ярышны башлап яшь егетләр бил алышты. Алардан соң ир егетләр мәйдан тотты. Баш батыр исеменә 15 тән артык ир-ат дәгва белдерде. 80 килограмга кадәр авырлыктагылыр арасында Марат Гилметдинов һәм Булат Гәбделбаров уңышлы чыгыш ясан икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Рафаэль Кәлимуллин исә беренче урынга чыгып Сабантуй Батыры исеме өчен көрәшү мөмкинлегенә ия булды. 80 килограмнан күбрәк авырлык категориясендә икенче урынны Илмир Нуриев, ә өченче урынны Антон Миронов яулады. Турай авылы егете Идегәй Минәхмәтов әлеге авырлык категориясендә җиңеп, РафаэльКәлимуллинага да бил бирмичә Сабантуйның абсолют Батыры дип табылды. Ул традицион тәкә һәм 100 мең сум күләмендә акчалата призга ия булды. Җиңүчегә бүләкне район җитәкчесе Радмир Беляев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев