Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевск йөзүчесе Карелияне яулады

Тәнзилә Шәйхулова, Карелиядә узган салкын йөзү буенча Халыкара Чемпионаттан дүрт медаль алып кайтты.

Петрозаводскийда «Карелия-2022» кышкы йөзү буенча Халыкара Чемпионат узды. Анда 70-74 яшь категориясендә безнең район спортчысы Татьяна Шәйхулова катнашты. Онега күленең яр буена якын урында суда йөзүләр узды. Тәнзилә Альбертовна 50 һәм 100 метрлык дистанцияләрне ирекле, баттерфляй һәм брасс стильләрендә узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча якташыбыз Т. Шәйхулова ике алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады. 


– Төньякның һава торышы безне ныклыкка сынады, ләкин ул куркытмады, киресенчә финал тагын да истә калырлык булды. Энергетика искиткеч иде, ярышлар җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды. Онега күлендә йөзеп тәнем ныгыды, күңелемдә яхшы хатирәләр калды, – дип фикерләре белән уртаклашты спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев