Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Яңабирдедә Гырон-быдтон киң колач белән узды

Гырон-быдтон гимны астында Н.Васильев бәйрәмнең ачылуын билгеләүче традицион әләмне күтәрде.

Яңабирде авылында удмурт мәдәнияте бәйрәме Гырон-быдтон узды. Сәламләү сүзе белән җирлек башлыгы Евгений Никифоров мөрәҗәгать итте. Гырон-быдтон гимны астында Н.Васильев бәйрәмнең ачылуын билгеләүче традицион әләмне күтәрде. Бу көнне крестьян-фермер хуҗалыклары парады булды. Бәйрәмнең хуҗалары «Тэремшур» фольклор халык ансамбле һәм «Тэремшур кускылиос» балалар халык ансамбле иҗат номерларын тәкъдим иттеләр. Кунаклар – С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның «Купанча» удмурт җырлары ансамбле, удмурт якшәмбе мәктәбенең «Чингыли» ансамбле, «Купанча» ансамбле иярчене, «Кокшан дыдыкъёс» фольклор ансамбле тамашачыга үзләренең иң матур номерларын тәкъдим иттеләр. Солистлар М.Ботникова, О. Җиһаншина, З.Овчинникова, яшь А. Овчинникова моңлы җырлар башкардылар. Мәйданда барысы да күңел ачу уеннарында катнашты. Бәйрәм ахырында һәркемне тәмле традицион бодай боткасы, бәрән итеннән борчак ашы һәм үлән чәе көтте. Барлык оештыручыларга, катнашучыларга һәм тамашачыларга, шулай ук бәйрәмне алып баручылар Марианна Кузнецовага һәм Виктор Никифоровка рәхмәт. 
Бәйрәмгә «Гырон Быдтон»да катнашучыларның һәм кунакларның традицион удмурт костюнары, милли биюләр һәм җырлар үзенчәлекле төсмер бирде.

фото С. Гассар ис. мәдәният сарае архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев