16 яшьлек колледж укучысына карата җинаять эше кузгатылган.
Кулга алынучы Түбән Камадагы бер мәктәпнең укучыларына карата һөҗүм әзерләгән дип шикләнәләр дип хәбәр итә «Татар информ» агентлыгының үз чыганагына таянып.
Көч структурасы хезмәткәрләре билгеләгәнчә егет үтерү ысуллары, шартлаткыч җайланма әзерләү турында мәгълүмат җыйган һәм ярдәм эзләгән. Шулай ук ул узган ел август-сентябрь айларында кайчандыр үзе белем алган мәктәпкә һөҗүм планын да төзегән булган. Әлеге планны гамәлгә ашырырга хокук саклау органнары хезмәткәрләре комачаулаганнар.
Егетне сак астына алганнар, хәзерге вакытта тикшерү бара.
Нет комментариев