Җиңү бәйрәмен чиста шәһәрдә каршылыйк
Районда 14 апрельдә санитар-экологик ике айлык башланды.
Предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре шәһәр һәм районны кардан, кыш буена җыелган чүп-чардан арындыру өчен, беренче мәртәбә чәршәмбе өмәсенә чыгалар.
— Тәртип булдыру өчен көчләрне берләштерик. Менделеевск тагын да чистарак һәм матуррак булсын, — дип халыкка мөрәҗәгать итте район башлыгы Валерий Чершинцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев