Халыкара кошлар көненә укучылар «Ушков утраулары» паркында сыерчык оялары элделәр
Экология

Халыкара кошлар көненә укучылар «Ушков утраулары» паркында сыерчык оялары элделәр

Ояларны Монайда яшәүче Габтенур Әхмәтшин ясый. Ел саен канатлы дусларыбызга ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыга.

— Кош оясы ясау катлаулы түгел. Иң мөһиме — материалларны алдан әзерләргә кирәк, үлчәмнәрен туры китерергә, оя уемы сыерчык иркен рәвештә сыярлык булырга тиеш, — дип билгели ул.

Агымдагы елда Г.Әхмәтшин остаханә түбәсенә өч оя элеп куйган, 15ен укучыларга бүләк иткән. Халыкара кошлар көнендә 2 нче мәктәп укучылары участок урманчысы Әгъмәл Мөхәмәтҗанов белән «Ушков утрауларындагы» каеннарга сыерчык оялары беркеттеләр.

— Кошларга ярдәм итү — игелекле гамәл. Уңайлы оялар канатлылар өчен яхшы йорт булачак, — диде 11 нче сыйныф укучысы Владислав Хөснетдинов.


Нет комментариев