Менделеевскиның энҗе бөртеге
Тойма елгасы ярында «Ушков утраулары» паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Су зоналарын саклау елы» программасы кысаларында күпер ремонтланды, ылыслы агачлар утыртылды, брусчаткадан юл салынды, скамейкалар урнаштырылды һәм яктырту үткәрелде. Хәзер буаны һәм аның территориясен чистарту эшләре бара. Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов парк зонасында булып,...
Тойма елгасы ярында «Ушков утраулары» паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
«Су зоналарын саклау елы» программасы кысаларында күпер ремонтланды, ылыслы агачлар утыртылды, брусчаткадан юл салынды, скамейкалар урнаштырылды һәм яктырту үткәрелде. Хәзер буаны һәм аның территориясен чистарту эшләре бара. Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов парк зонасында булып, эшләр барышын карадылар.
- Төзүчеләр субайлар урнаштыралар, алар буенча терәтмәләр үтәчәк һәм юллар салыначак. Биредә менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары ял итеп, матур пейзажлар белән хозурлана алачак. «Ушков утраулары» паркы шәһәрнең тагын бер энҗе бөртегенә әвереләчәк, - дип аңлатма бирде Владимир Фролов.
Менделеевлыларның ялын сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү, аларга матур табигатьле, экологик чиста урында буш вакытларын үткәрүне оештыру планлаштырыла. Шәһәрлеләр һәм кунаклар аккошларны күзәтә, Тоймасы елгасы күпере астында шарлавыкка соклана алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев